«Татмедиа» басмалары тиражлары ярты ел эчендә 20%ка артты
«Татмедиа» басмаларының 2021 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча гомуми тиражы 19,6% ка арткан. Укучылар арасында республика һәм җирле газета-журналлар бик популяр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары белән әңгәмәдә “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.